news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов команда белән күнегүләрне яңадан башлап җибәрде

39 яшьлек хоккейчы коронавирус йоктырганнан соң континенталь хоккей лигасында бер айдан артык уйнамады.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов команда белән күнегүләрне яңадан башлап җибәрде
https://www.ak-bars.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы бүген клуб капитаны Данис Зариповның команда белән бергә бозда күнегүләрне яңадан башлап җибәрүе турында игълан итте.

«Данис Зарипов бозга әйләнеп кайтты», — дип хәбәр итте Казан клубы матбугат хезмәте. Хәбәргә өстәп, Twitter челтәрендә хоккейчының иртәнге күнегүләрдән өч яңа фотосурәте куелган.

Искәртеп узабыз, кичә кич «Ак Барс»ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов Казан клубы капитаны Данис Зариповның коронавирус кичергәннән соң өзлегүләр аркасында Кырымда дәвалануы турындагы мәгълүматны кире какты.

Бу сезонда Зарипов континенталь хоккей лигасында сигез матч үткәрде, һәр уеннан уртача берәр очко җыйды, өч алка ыргытты һәм 5 гол кертүдә алка атты. Соңгы тапкыр хоккейчы бозга бер ай элек — 27 сентябрьдә «Северсталь»га каршы уенда чыккан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100