Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» Канада сакчысы Шелдон Брукбэнк белән килешү төзеде
Ул 25нче сан астында чыгыш ясаячак
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). «Ак Барс» 34 яшьлек Канада сакчысы Шелдон Брукбэнк белән килешү төзеде. Яңа хоккейчы Казан клубы составында 25нче сан астында чыгыш ясаячак.
Брукбэнк 2013 елда “Чикаго” командасы өчен 26 уенда катнашып, аңа Стэнли Кубогын отарга булышты. 34 яшьлек сакчы НХЛда барлыгы 351 уен уздырып 7 алка керткән һәм 44 очко җыйган. Плей-офф уеннарында хоккейчы исәбендә 25 уен һәм ике нәтиҗәле пас. Брукбэнк милли хоккей лигасында 26 яшендә "Нэшвилл" өчен чыгыш ясый башлаган. Моннан тыш Шелдон «Нью-Джерси», «Анахайм» һәм «Чикаго» командаларында да уйнаган. Бу елның август аенда хоккейчы “Калгари” ның төп составына керергә тырышып караган булса да, теләге чынга ашмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз