news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс"ка оттыргач "Салават Юлаев" командасы баш тренеры отставкага озатылды

Команданы 2015 елдан җитәкләгән Игорь Захаркин белән бергә тагын ике тренер да командадан китә.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Салават Юлаев" хоккей клубы команданың баш тренеры Игорь Захаркин белән килешүне өзде. Аралар ике якның уртак ризалыгы буенча өзелә, диелә клубның рәсми сайтында. Исегезгә төшерәбез, Салават Юлаев" кичә Казанда "Ак Барс"ка каршы уенда оттырып, Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калган иде.

Игорь Захаркин Уфа командасын 2015 елдан бирле җитәкләде. Аның белән бергә командадан тренер Николай Борщевский һәм капкачылар тренеры Кирилл Кореньков та китә.

Бу урында Игорь Захаркинның кичәге уеннан соң матбугат конференциясендә әйткән сүзләрен җиткерү урынлы булыр.

– Беренче чиратта «Ак Барс» командасын, Зиннәтулла Хәйдәровичны шәхсән, гомумән барлык хезмәткәрләрне, клубны җиңүләре белән котлар идем. Барлык уеннар да мавыктыргыч булды. Без начар чыгыш ясамадык. Бәлки яхшырак та уйнап булгандыр. Әмма көрәшкә бар көчебезне дә бирдек. «Ак Барс» белән каршылык һәрчак кызыклы матчлар бүләк итә. Тулаем алганда көндәш команда лаеклы һәм гадел рәвештә җиңде. Сезонны бик иртә төгәлләвебез кызганыч, әлбәттә. Ләкин бу спорт, анда һәрчак бер генә җиңүче була. Бүген ул команда – «Ак Барс». Аларга плей-оффның алдагы этабында уңышлар телим, – дигән иде Игорь Захаркин.
 
– Республика башлыгы сезоннан соң нәтиҗәләр ясарга ышандырды. Сез барысына да әзерме?
 
– Команда җиңелә икән, һәрчак тренер гаепле була. Минем уйлавымча, быелгы шартларда безнең хоккейчылар лаеклы уен күрсәтте. Сезонны тулысынча диярлек үзәк һөҗүмчедән башка уздырдык. Имгәнүләр... Кирәк вакытта команданы көчәйтеп булмады. Шуның аркасында чемпионат азагында плей-оффка эләгү өчен көрәш алып барырга, плей-оффка әзерләнәсе урында, чемпионатның соңгы уеннарын күздә тотарга туры килде. Шуңа да карамастан, егетләр «Ак Барс»ка лаеклы каршы торырлык көч тапты. Ә минем клубтагы киләчәгемә килгәндә, шәхсән миңа берәү дә шалтыратмады, каядыр чакырмады. Ни буласын белмим. Чакырырлар – әйтерләр.
 
– Сез барысына да әзерме?
 
– Әйе, барысына да. Ләкин галәмгә очарга гына әзер түгелмен, дип сөйләшүгә нокта куйды Захаркин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100