news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс”ка Гагарин Кубогын алу өчен соңгы җиңү кирәк

“Ак Барс” белән “ЦСКА” арасындагы серия исәбе – 3:1.

“Ак Барс”ка Гагарин Кубогын алу өчен соңгы җиңү кирәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүдә узган Континенталь хоккей лигасының финал уенда Казанның “Ак Барс” командасы “ЦСКА” командасын 1:3 исәбе белән җиңде.

Гагарин Кубогы өчен Казанның “Ак Барс” һәм Мәскәүнең “ЦСКА” командасы арасында барган серия исәбе – 3:1.

Матчны “Ак Барс” җитезрәк башлады. Беренче минутларда ЦСКА капкачысы Сорокинның эше күп иде. Беернче алканы Джастин Азеведо кертте.

Икенче алканы да “Ак Барс”ның беренче бишлеге кертте. Антон Ландер Джастин Азеведо пасыннан соң казанлыларны алга чыгарды, тик икенче һөҗүмдә үк “ЦСКА” алка кертә. Исәп 1:2 булды..

Өченче периодта уен соңгы алкага кадәр барды. Период ахырында хуҗалар алты уенчы чыгарды. “Ак Барс” бу мөмкинлекне үз файдасына кулланып, уенга нокта куйды.

Шулай итеп, “Ак Барс”ка Континенталь хоккей лигасының Гагарин Кубогын алу өчен соңгы җиңү кирәк. Матч 22 апрель көнне Казанда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot