news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты

Магнитогорскиның Металлург командасы белән барган серия 4:1 исәбе белән тәмамланды.

“Ак Барс” Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты. Бишенче матчта “Ак Барс” командасы үз бозында “Металлург”ны җиңде. Исәп – 3:1

Магнитогорскиның “Металлург” командасы белән барган серия исәбе – 4:1.

Бишенче матч “Татнефть Арена”да аншлаг җыйды. Матч башланырга берничә сәгать кала кассаларда билетлар беткән иде инде. Халыкта бу матчка кызыксыну уяну билгеле дә – “Ак Барс” Көнчыгыш конференциянең финалына бүген үк чыга алды.

Казан уенчылары матчны кызу башлады. Беренче периодның яртысында ук исәп 2:0 иде. Владимир Ткачев һәм Ярослав Косов “Ак Барс”ны алга чыгарды. “Металлург” уенчылары да Гарипов капкасын алкаларсыз озак тотмады. Икенче периодта, үз мәйданыннан килеп, Иржи Секач искиткеч матур алка кертте.

Уен азагы шактый кызу булды. Кунаклар соңгы минутларда "тайм-аут" та алып, өстәмә уенчы да чыгарып карадылар, әмма исәпне үзгәртә алмадылар.

Алкаларны керттеләр: Ткачев (1’, 1:0), Косов (5’, 2:0), Вольский (7’, 2:1), Секач (24’, 3:1).

“Ак Барс”ның көндәше “Салават Юлаев” һәм “Трактор” парында билгеләнәчәк. Бу сериядә исәп - 3:2.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot