news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә беренче булып плей-оффта катнашу хокукын яулады

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре читтәге уеннар сериясен җиңү белән төгәлләде.

"Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә беренче булып плей-оффта катнашу хокукын яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” командасы КХЛның даими чемпионатында Риганың “Динамо” командасын отты.

Чәршәмбе кич Ригада узган матч Казан хоккейчылары файдасына 4:1 (2:1, 0:0, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларының Карл Столлери (9 нчы минут) керткән алкасына “Ак Барс” Владимир Ткачев (18 нче минут), Антон Ландер (19 нчы минут), Джастин Азеведо (54 нче минут) һәм Атте Охтамаа (58 нче минут) голлары белән җавап бирде.

“Минемчә, команда бик ышанычлы һәм тәртипле уен күрсәтте. Җиңү лаеклы булды кебек”, – диде “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

Шунысы да игътибарга лаек: бу көнне “Ак Барс” һөҗүмчесе Иржи Секач КХЛның даими чемпионатында 200 нче матчын уздырды.

Әлеге җиңү Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә Көнчыгыш конференциядә беренче булып плей-оффта катнашу хокукын бирде. Хәзер “Ак Барс” исәбендә 91 очко бар. Казан командасына даими чемпионатта 6 матч уздырасы калды.

Сүз уңаеннан, “Ак Барс” Ригада соңгы тапкыр 2013 елда уңышка ирешкән булган. 

Шулай итеп, “Ак Барс” читтәге уеннар сериясен төгәлләде.17 гыйнварда Казанга “Йокерит” командасы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100