Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” Көнчыгыш конференция финалы сериясен җиңү белән башлады
“Ак Барс”ның алкалары Станислав Галиев һәм Джастин Азеведо исәбендә.
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Көнчыгыш конференциянең финалында беренче матчын уйнады. “Ак Барс” командасы үз бозында Чиләбенең “Трактор" командасын 2:1 исәбе белән ота.
Ике команда да уенны бик кызу башлады. Алка берничә минут буе капкалар янына кадәр килеп җитә алмады. Плей-оффта команданың төп өстенлекле яки кимчелекле ягы – уенчының уеннан азат ителеп торуы. Бу матчта беренче булып "Ак Барс" уенчысы Альберт Яруллин 2 минутка азат ителде. Кунаклар бу мөмкинлектән файдалана алмады. Ике команда да үз капкалары янында саклык белән уйнады, шуңа беренче периодта капкаларда алкалар күренмәде.
Икенче периодта “Трактор” уенчылары үзләрен иркенрәк тотты һәм бердәнбер алкасын Эмиль Гарипов капкасына кертә алды. Сүз уңаеннан, бу мизгелдән берничә минут элек, “Ак Барс”ның алкасы саналмады. Хөкемдарларга видеоповторга мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Өченче периодта татар тамырлары булган Станислав Галиев исәпне тигезли ала. Исәп 1:1. Уен тәмамланырга 8 минут кала “Ак Барс” җанатарларының җиңүгә өметләре кире кайта. Бер минуттан соң, Джастин Азеведо кунакларны тайм-аут алырга мәҗбүр итә, чөнки ул “Ак Барс”ның соңгы, җиңү алкасын кертә.
Шулай итеп, “Ак Барс” белән “Трактор” арасында барган серия исәбе Казан командасы файдасына 1:0.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз