news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» җитди көндәш белән уен алдыннан «уяныр өчен» 10 минутка бозга чыкты

Казан хоккейчысы Альберт Яруллин ЦСКАга каршы уеннан нәрсә көтүен сөйләде.

«Ак Барс» җитди көндәш белән уен алдыннан «уяныр өчен» 10 минутка бозга чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). ЦСКА белән уен алдыннан кабат командага әйләнеп кайткан «Ак Барс» хоккейчысы Альберт Яруллин бүген көндезге күнегүләрнең 10 минутка гына сузылуына үз аңлатмасын бирде.

«Без кичә дә шудык – шөгыльләндек, бүген дә «уяныр өчен» бераз шуып алдык. Хәзер уенга әзерләнәчәкбез», – диде Альберт Яруллин.

Хоккейчы сүзләренчә, ул үзен яхшы хис итә.

«Шөгыльләндем, уеннарга әзерләндем, үземне формада тотарга тырыштым, – диде ул журналистларга. – Соңгы уеннардагы җиңелүләрме? Барыбыз да аңлап кабул итте. ЦСКА белән уенга аеруча җитди әзерләнәбез».

Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» – ЦСКА уены бүген «Татнефть Арена» боз сараенда 19.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot