news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» җиңелде, Гагарин кубогын ЦСКА отты

«Ак Барс» һәм ЦСКА командалары Гагарин кубогын җиңү саны буенча тигезләште.

«Ак Барс» җиңелде, Гагарин кубогын ЦСКА отты
Салават Камалетдинов, архив

Казанның «Ак Барс» хоккейчылары финалда Мәскәүнең ЦСКА командасына җиңелде. Гагарин кубогын ЦСКА отты. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге Гагарин кубогы «Ак Барс» өчен дүртенчесе була алыр иде. «Ак Барс» 2009, 2010 һәм 2018 елларда КХЛ чемпионы иде. 2018 елда да Казан командасы финалда шулай ук ЦСКАга каршы уйнаган иде. Мәскәү командасы реванш ала алды. Хәзер «Ак Барс» та, ЦСКА да – өчәр тапкыр Гагарин кубогын откан командалар.

Плей-офф финалына үтәр алдыннан «Ак Барс», даими чемпионатның 68 уенының 41ендә җиңеп, көнчыгыш конференциясендә беренчелекне алды. Аннан соң Казан командасы плей-оффта «Нефтехимик», «Адмирал» һәм «Авангард» командаларын дүртәр уенда җиңде.

Сезон башында «Ак Барс»ның җиңүләре дә, җиңелүләре дә булды, соңыннан команда җиңелә башлады, октябрьдә унике уенның унысында оттырды. Әкренләп «Ак Барс» җиңүләрен арттырды һәм финал уеннарына да барып җитте.

Сезон барышында «Ак Барс»ның баш тренеры да алмашынды. Декабрь башында Олег Знарок китте һәм айның ахырында баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдинов билгеләнде. «Ак Барс» бөтен Гагарин кубокларын да аның белән откан иде, бүген кубокны алып булмады.

Бүгенге уен барышы.

Беренче период »Ак Барс» һөҗүменнән башланды, тик соңыннан периодның күп өлешендә ЦСКА кискен һөҗүм итте, капкачы Тимур Билалов ышанычлы торды, алканы керттермәде.

Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты. Ул бүген Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде. Җанатарлар Кирилл Петровтан алканы көтә иделәр, чөнки ул март башыннан бирле гол кертмәгән иде. ТНВ телеканалында матчларны шәрехләүче Александр Пшеничный әйткәнчә, Голливуд фильмы сценарие булды бу.

Икенче период ЦСКА һөҗүмчесе Антон Слепышевның голыннан башланды, алка периодның унбишенче секундында ук керде (1:1). Сигезенче минутта Дмитрий Воронков «Ак Барс»ны яңадан алга чыгарды (2:1). Унберенче минутта алка «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы – Владислав Каменев (2:2). Уникенче минутта ЦСКА алга чыкты, алканы Даррен Диц кертте (2:3).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Юдин – Журавлёв;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Евсеев;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Хенкель.

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Слепышев – Светлаков – Карнаухов, Классон – Нестеров;
  • Окулов – Каменев – Мамин, Дыбленко – Диц;
  • Полтапов – Соркин – Григоренко, Провольнев – Сергеев;
  • Плотников – Панкратов – Абрамов (Мингачёв), Макаров.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100