Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» икенче тапкыр, бер алка да кертмичә, «Авангард»ка җиңелде
«Авангард» — «Ак Барс» уены исәбе — 3:0.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтенроссия хоккей көнендә Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узды. 23 ноябрь көнне узган уенда да «Ак Барск» Омск командасына шундый ук исәп белән җиңелгән иде.
Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Оливер Каски гол кертте (1:0).
Икенче период. Дүртенче минутта Корбан Найт «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Уналтынчы минутта Казан командасы капкасына тагын бер алка керде, гол авторы — Вилле Покка (3:0).
Өченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Авангард»
- Грубец (Бобков);
- Костин — Найт — Хохлачёв, Шәрипҗанов — Емелин;
- Буше — Зернов — Якупов, Береглазов — Покка;
- Шумаков — Семёнов — Дедунов, Каски — Чудинов;
- Яремчук — Потапов — Каблуков (Комаров), Гончаров.
«Ак Барс»
- Билалов (Рейдеборн);
- Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
- Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
- Дыняк — Кормье — Петров (Фисенко), Журавлёв.
3 декабрь көнне Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командалары көч сыначашак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз