news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Ак Барс” икенче мәртәбә Гагарин Кубогын отты
Балашихада узган җиденче матчта “барслар” МВД хоккейчыларын 2:0 исәбенә отып, КХЛның төп бүләген үзләрендә калдырды
Скопировать ссылку
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” командасы икенче мәртәбә Континенталь хоккей лигасы чемпионы булды. Кичә казанлылар җиденче матчта МВД хоккейчыларын 2:0 исәбенә отты.
“Ак Барс” хәлиткеч очрашуның беренче минутларында әлләни активлык күрсәтмәде. Киресенчә, беренче периодта хуҗалар дилбегәне үз кулларына алды, “барслар” исә ара-тирә генә контрһөҗүмнәр белән җавап кайтарды. Казанлылар бары тик тәнәфескә китәр алдыннан гына активлашты, әмма кунаклар икенче периодта уен барышын тамырдан үзгәртер дигән уй берәүнең дә башына килмәгәндер.
Шулай булып чыкты да – икенче период башланырга да өлгермәде, Никита Алексеев Майкл Гарнетт капкасына беренче алканы озатты.
Бу исә “барсларга” дилбегәне үз кулларына алырга мөмкинлек бирде, һәм 14 минуттан соң Нико Капанен хуҗалар капкасына икенче, хәлиткеч алканы юллады – 2:0.
“Ак Барс” командасы капитаны Илья Никулин кичәге матчның иң кыйммәтле уенчысы дип табылды. Шуннан соң КХЛ президенты Александр Медведев һәм лиганың Директорлар советы рәисе Вячеслав Фетисов Илья Никулинга, аның ассистенты Александр Степановка һәм хәлиткеч матчта катнашмаган, әмма финал сыбызгысыннан соң бозга чыккан Алексей Морозовка Гагарин Кубогын тапшырды.
Гагарин Кубогы ияләрен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев тәбрикләде.
ХК МВД (Мәскәү өлкәсе) – “Ак Барс” (Казан) - 0:2 (0:0, 0:2, 0:0).
Алкаларны керттеләр: Алексеев (Степанов, Бодров), 21:18 (0:1). Капанен (Казионов), 35.16 (0:2).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot