Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» икенче тапкыр «Металлург»ка җиңелде
Бүген «Ак Барс» Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына оттырды. Матч 3:6 исәбенә тәмамланды.
6 сентябрьдә дә әлеге ике команда көч сынашкан иде, ул вакытта да Магнитогорск командасы җиңгән иде.
Беренче периодның беренче минутында исәп ачылды, тик ул алка капкага сизелмичә керде. Хөкемдарлар гол керде дигән хәбәрне дә бераздан гына җиткерде, башта алка капкага кермичә генә үтеп киткән кебек тоелган иде. Гол Дерек Барак исәбендә (0:1). Өченче минутта «Металлург» һөҗүмчесе Дмитрий Силантьев гол кертте (0:2). Җиденче минутта Казан командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Роман Канцеров (0:3).
Периодның унынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов алканы капкага кертте, тик «Металлург» командасы хөкемдарлардан видеокабатлау карауны сорады. Видеокабатлау карагач, хөкемдар «Капкачыга комачау ителде, гол юк», – диде.

Уналтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» уенчысы Дерек Барак дүртенче алканы кертте (0:4). Период ахырында «Ак Барс»ның ике уенчысын штрафчылар эскәмиясенә утырттылар, командалар өчкә-биш форматында уйнаганда, бишенче гол керде. Голны унсигезенче минутта Дмитрий Силантьев кертте (0:5). Бу голдан соң «Ак Барс» капкасын сакларга Михаил Бердинга алмашка Тимур Билалов чыкты.
Икенче периодның сигезенче минутында Дмитрий Яшкин гол кертте һәм «Ак Барс»ның артка калышуын киметте (1:5). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Карпухин гол кертте (2:5).
Өченче периодның уналтынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Семёнов алканы капкага кертте (3:5). Период ахырында Казан командасы буш капка белән уйнады, капкачы алтынчы мәйдан уенчысына алмашты. Унсигезенче минутта «Металлург» уенчысы Никита Михайлис алканы буш капкага кертте (3:6).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
- Денисенко – Семёнов – Яшкин, Карпухин – Калинюк;
- Пустозёров – Биро – Алистров, Фальковский – Яруллин;
- Жулин – Фисенко – Бровкин, Лучевников.
«Металлург»
- Смолин (Набоков);
- Ткачёв – Канцеров – Силантьев, Маклюков – Пресс;
- Вовченко – Барак – Толчинский, Яковлев – Орехов;
- Михайлис – Исхаков – Петунин, Хабаров – Минулин;
- Коротков – Джонсон – Козлов (Фёдоров), Паливко.
17 сентябрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» – «Нефтехимик» матчы узачак. Уен 19:00 башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз