news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» икенче тапкыр Континенталь хоккей лигасының лидерына оттырды

«Ак Барс» икенче тапкыр Континенталь хоккей лигасының лидерына оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Ярославльнең «Локомотив»ына оттырды. Уен Ярославльдә узды.

  • «Локомотив» – Континенталь хоккей лигасының лидеры.

Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Егор Коршков уенның беренче алкасын кертте (0:1). Егор Коршков – Ярославль хоккей мәктәбе шәкерте, 2014-2023 елларда «Локомотив»та уйнаган һөҗүмче. Хәзер ул «Ак Барс» составында уйный.

Икенче периодның сигезенче минутында «Локомотив» һөҗүмчесе Артур Каюмов гол кертте (1:1). «Локомотив»та уйнаучы Артур Каюмов тумышы белән Бөгелмәдән. 1нче ноябрь узган уенда Ярославль командасының җиңүенә китергән хәлиткеч голны ул керткән иде.

Икенче период дәвамында «Ак Барс» алканы капкага таба бер тапкыр да бәрмәде.

Өченче периодның унсигезенче минутында «Локомотив» уенчысы Александр Полунин гол кертте һәм командасына җиңү китерде (2:1).

Командалар составы:

«Локомотив»

  • Исаев (Мельничук);
  • Каюмов – Шалунов – Березкин, Симашев – Сергеев;
  • Радулов – Фрэз – Бут, Черепанов – Гернат;
  • Тесанов – Кирьянов – Лихачёв, Рәфиков – Елесин;
  • Полунин – Алексеев – Никулин (Сурин), Береглазов.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Терехов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Коршков – Комков – Кошелев, Юдин – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Крутов (Жулин), Лучевников.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Куньлунь Ред Стар» командасына каршы матч 15 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100