news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс», ике уенда оттырып кайтканнан соң, Казан бозында җиңде

«Ак Барс», ике уенда оттырып кайтканнан соң, Казан бозында җиңде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын 5:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Моңа хәтле «Ак Барс» Минск шәһәрендә «Динамо»га һәм Түбән Новгородта «Торпедо»га оттырган иде, Казандагы уеннарны команда җиңүдән башлады.

Бүген «Ак Барс» сакчысы Кирилл Адамчук Континенталь хоккей лигасында 200нче матчын үткәрде.

Казан командасы һөҗүмчесе Артём Галимов, җәрәхәтләнү сәбәпле, бу сезонда әле бер уенда да катнашмаган иде, бүген ул команда составында бозга чыкты.

Уен барышында өлкән җанатарларны да искә алып, аларны экраннан күрсәтеп тордылар. Өлкәннәр көне хөрмәтенә шигырь, котлаулар яңгырады.

Беренче периодның икенче минутында исәп ачылды, алканы «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов кертте (1:0). Бишенче минутта Илья Сафонов «Амур» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Әлеге голдан соң Хабаровск командасының капкачысы алмашынды: Янис Калниньш урынына бозга Игорь Бобков чыкты.

Игорь Бобков та унтугызынчы минутта гол керттерде, «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий исәпне 3:0 итте. Периодның соңгы минутында «Амур» уенчысы Станислав Бочаров гол кертеп командасының артка калышуын киметте (3:1).

Икенче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов, әлеге уенда икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:1). Беренче периодта ике команданың берсенең дә уенчылары штрафчылар эскәмиясенә утырмаган иде. Икенче периодта ике команда тарафыннан да бер-бер артлы кагыйдә бозулар башланды.

Өченче период. Унсигезенче минутта Кирилл Семёнов та икенче алкасы белән дубль ясады (5:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Хенкель – Лучевников;
  • Быков – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Амур»

  • Калниньш (Бобков);
  • Капустин – Грачёв – Коршков, Брынцев – Ли;
  • Хохлачёв – Гыйздәтуллин – Никонцев, Мищенко – Щемеров;
  • Бочаров – Шевченко – Слепец, Кулик – Рылов;
  • Грецкий – Хохряков – Лапин (Лазарев), Рыжиков.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боза сараенда узачак. «Ак Барс» – «Северсталь» матчы 3 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100