news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» җиденче уенда җиңде, команда Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә

«Ак Барс» җиденче уенда җиңде, команда Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының җиденче уенында «Автомобилист» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Екатеринбургта узды.

  • Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Бүген Казанның «Ак Барс»ы Екатеринбургның «Автомобилст»ын дүртенче тапкыр җиңде һәм плей-оффның киләсе раундына үтте.

Беренче периодның тугызынчы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» уенчысы Александр Шаров исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта, киресенчә «Ак Барс» күпчлектә уйнаганда, Илья Сафонов алканы «Автомобилист» капкасына кертте (1:1).

Икенче һәм өченче периодлар голларсыз узды. Хәлиткеч алка икенче өстәмә периодның дүртенче минутында керде. Гол «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәбенә язылды (1:2).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Да Коста – Голышев, Трямкин – Эберт;
  • Кизимов – Шаров – Мэйсек, Воробьёв – Зборовский;
  • Денежкин – Бывалцев – Меркли, Кашников – Диц;
  • Шашков – Романцев – Каштанов, Ишимников – Блэкер.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Бровкин, Князев – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Ст.Терехов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100