Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” җиңү белән җиңелүләрне чиратлаштыруны дәвам итә
Казанның "Ак Барс" командасы Мәскәү өлкәсендә оттырды
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Подольск шәһәрендә "Витязь" командасына 2:3 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды. Исәпне 1 периодта хуҗалар ачты. Уенның 2 өлешендә “барслар” "Витязь"дан өстенлекләрен күрсәтеп, 2:1 белән алга чыкты. Ни кызганыч, бу казанлыларның әлеге уенда соңгы уңышы булды. Ахыргы 20 минутта хуҗалар бер-бер артлы ике алка кертеп, җиңүне кулдан очкындырмады.
Россия җыелма командасының Евротур уеннарында катнашуы сәбәпле, КХЛ регуляр чемпионатында тәнәфес игълан ителде. Киләсе уенны “Ак Барс” 23 декабрьдә Мәскәүдә ЦСКАга каршы уздырачак.
"Витязь" (Подольск) – "Ак Барс" (Казан) – 3:2 (1:0, 0:2, 2:0)
Голлар: 1:0 Кемпе (Эронен, 12:04), 1:1 Мёллер (Азеведо, Варнаков, 24:24, күплектә), 1:2 Глухов (Захарчук, Азеведо, 26:29), 2:2 Макеев (Выглазов, 41:45, азлыкта), 3:2 Солодухин (Давыдов, Лукин, 47:58, күплектә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз