Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» һөҗүмечесе Радэль Җамалтдинов беренче голын кертте, тик Казан командасы җиңелде

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасына оттырды.
Әлеге матч Екатеринбургның «Уралец» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды һәм бу «Автомобилист» өчен «Уралец»тагы соңгы матч булды. Екатеринбург командасының киләсе өйдәге уеннары яңа «УГМК Арена»да булачак.
Бу уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов өчен Континенталь хоккей лигасында 300нчесе булды.
Беренче периодның унтугызынчы минутында исәп «Автомобилист» файдасына ачылды, голны Ник Эберт кертте (1:0).
Икенче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс»ның 19 яшьлек һөҗүмчесе Радэль Җамалтдинов Континенталь хоккей лигасында беренче алкасын кертте (1:1). Унөченче минутта Брукс Мэйсек яңадан «Автомобилист»ны алга чыгарды (2:1).
Өченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Автомобилист»
- Аликин (Зюзин);
- Голышев – Да Коста – Мэйсек, Кашников – Эберт;
- Шаров – Бывальцев – Хрипунов, Воробьёв – Диц;
- Шашков – Обидин – Кизимов, Журавлёв – Осипов;
- Алексеев – Романцев – Каштанов, Трямкин – Ишимников.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
- Коршков – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Пустоёров – О’Делл – Кошелев, Лучевников – Журавлёв;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Яруллин.
«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбедә узачак. «Трактор» – «Ак Барс» матчы 28 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз