news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Терехов беренче голын кертте, тик команда оттырды

«Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Терехов беренче голын кертте, тик команда оттырды
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Череповец шәһәренең «Северсталь» командасына 1:4 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Дүртенче минутта «Северсталь» һөҗүмчесе Александр Скоренов гол кертте (0:1). Бишенче минутта «Ак Барс» капкасына икенче алка керде, гол авторы – Михаил Ильин (0:2).

Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий да гол кертергә якын иде, ул капкачыга таба берүзе юнәлде һәм кискен һөҗүм ясады, тик алка капкага кермәде. Череповецта туган Дмитрий Кагарлицкий өчен «Северсталь» чит команда түгел, ул анда дүрт сезон дәвамында уйнаган иде. Шулай ук ул әлеге команданың хоккей мәктәбе шәкерте.

Икенче период. Унтугызынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Северсталь» уенчысы Данил Аймурзин Казан командасы капкасына өченче алканы кертте (0:3).

Өченче период. Унберенче минутта «Ак Барс»ның 21 яшьлек һөҗүмчесе Семён Терехов җанатарларда сүрелеп барган өметне яңадан уятты. Ул команданың артка калышуын киметте, әлеге гол аның өчен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды (1:3). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс»ның капкасы буш калган вакытта, Никита Коростелёв исәпне 1:4 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Хенкель – Лучевников;
  • Быков – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Северсталь»

  • Шугаев (Шостак);
  • Коростелёв – Иванцов – Скоренов, Седов – Давыдов;
  • Муханов – Абросимов – Лишка, Барберио – Буренов;
  • Ильин – Аймурзин – Пилипенко, Тихонов – Чуркин;
  • Думбадзе – Подшивалов – Моисеев (Гуслистов), Макеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Авангард» матчы 5 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100