news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчысы Максим Лазарев "Торпедо" командасына күчте

21 яшьлек хоккейчының Канадада уйнау тәҗрибәсе дә Казанда төпләнергә булышмады.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе, 21 яшьлек Максим Лазарев карьерасын Түбән Новгородның “Торпедо” командасында дәвам итәчәк. Клубның рәсми сайты шул хакта белдерә.
 
Узган сезонда Максим Лазарев Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” составында 45 матчта бозга чыкты һәм 4 (3+1) очко җыйды. Моннан тыш ул Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы “Барс” командасына да җәлеп ителде – 20 матчта 8 (3+5) очко җыйды, Яшьләр хоккей лигасында “Ирбис” өчен 2 уенда голга китергән бер нәтиҗәле пас бирде.
 
“Ак Барс” хоккей мәктәбе аша узган уенчы өч ел Канадада Квебек үсмерләр лигасында уйнаганнан соң, узган елның августында “Ак Барс” белән ике елга килешү төзегән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot