news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” хоккейчысы Казанның яшь спортчылары белән ачык дәрес үткәрә

2009 елгы Гагарин Кубогы иясе Михаил Юньков “Ак Бүре” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 1997 елгы яшь спортчылар белән ачык дәрес үткәрә

(Казан, 4 декабрь, “Татар–информ”). Бүген “Ак Бүре” спорт комплексында хоккей буенча Россия чемпионы – “Ак Барс” командасы уенчысы Михаил Юньков катнашында Казанның яшь хоккейчылары өчен мастер–класс узачак.
Чараны РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, “Ак Барс” хоккей клубы, “Ак Бүре” спорт комплексы һәм “Ак Бүре” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе оештыра.
Махсуслаштырылган спорт учреждениеләрендә балалар спортын үстерүгә багышланган мастер–класс “2006–2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында узачак, дип хәбәр иттеләр РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Татарстандагы төбәк матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100