news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчысы Иржи Секач Олимпиадада катнашу өчен Чехия җыелмасына кертелде

Кышкы Уеннар 9 февральдә старт ала.

"Ак Барс" хоккейчысы Иржи Секач Олимпиадада катнашу өчен Чехия җыелмасына кертелде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Чехия хоккей җыелмасы 2018 елгы Олимпиадада катнашачак составны игълан итте. Командага Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе, 25 яшьлек Иржи Секач та кергән.

Гомумән алганда, Чехия данын Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февральдә узачак Олимпиадада КХЛда чыгыш ясаучы 15 хоккейчы яклаячак.

Чехия җыелмасына төркем этабында Канада, Швейцария һәм Көньяк Корея командалары каршы торачак.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс”ның тагын бер уенчысы Роб Клинкхаммер Уеннарда катнашу өчен Канада җыелмасына кертелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot