news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчысы Данис Зарипов допинг аркасында ярышлардан читләштерелгән

Допинг-контроль Халыкара хоккей федерациясе һәм Дөньякүләм допингка каршы агентлык белән берлектә үткәрелгән.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Континенталь хоккей лигасында Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән. Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелгән. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Р-Спорт».
 
Допинг-контроль 2016-2017 елгы сезонда Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) һәм Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) белән берлектә үткәрелгән.
 
Белешмә өчен: Данис Зарипов – Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчы. 6 июльдә ул «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзеде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100