news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчысы Бурмистров VedroChallenge эстафетасын Татарстан Президентына тапшырды

Рөстәм Миңнехановның хоккей белән күптән кызыксынуы билгеле.

«Ак Барс» хоккейчысы Бурмистров VedroChallenge эстафетасын Татарстан Президентына тапшырды
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). "Ак Барс" уенчысы Александр Бурмистров VedroChallenge эстафетасын Татарстан Президентына тапшырды. Бу роликны хоккейчы үзенең Instagram
битендә урнаштырган.

Әлеге флешмобны элеккеге хоккейчы Григорий Панин оештырган. Панин эстафетаны Бурмистровка тапшырган, Бурмистров,үз чиратында, эстафетаны Рөстәм Миңнехановка тапшырган. Татарстан Президентының хоккей белән күптән кызыксынуы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100