news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчысы Антон Ландер Олимпиадада катнашу өчен үз ил җыелмасына кертелде

Составта "Нефтехимик" командасы уенчылары да бар.

"Ак Барс" хоккейчысы Антон Ландер Олимпиадада катнашу өчен үз ил җыелмасына кертелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Швеция хоккей җыелмасының тренерлар штабы 2018 елгы Олимпиадада катнашачак составны игълан итте. Командага Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе, 26 яшьлек Антон Ландер да кергән.

Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә 9-25 февральдә узачак Олимпиадада хоккей турниры 14 февральдә старт ала. Швеция җыелмасы төркем этабында Финляндия, Норвегия һәм Германия командалары белән очраша.

Уеннарда Швеция данын Антон Ландердан тыш КХЛда чыгыш ясаучы тагын 9 хоккейчы яклаячак. Алар арасында Түбән Каманың "Нефтехимик" командасыннан ике уенчы – сакчы Эрик Густафссон белән һөҗүмче Деннис Эверберг та бар. Составка элегрәк “Ак Барс”та уйнаган һөҗүмче Оскар Меллер да кергән.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс”ның тагын ике уенчысы Роб Клинкхаммер (Канада) һәм Иржи Секач (Чехия) Уеннарда катнашу үз ил җыелмаларына кертелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot