news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчысы Андрей Марков: Билалетдинов үзгәргән – шаярта башлаган

Милли хоккей лигасында 16 ел уйнаганнан соң, "Ак Барс" белән килешү төзегән уенчы Россиядә Казан клубыннан башкалар белән сөйләшү алып бармаган.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубы белән ике елга килешү төзегән сакчы Андрей Марков ни өчен Казан клубын сайлавын җиткерде, Татарстан башкаласындагы беренче хис-кичерешләре белән уртаклашты.
 
“Агентым белән сөйләшкәндә “Ак Барс” белән бәйле вариант барлыгын белдем. Тиз арада барысын да килештердек. Милли хоккей лигасына киткәнче, “Динамо”да Зиннәтулла Билалетдинов кул астында уйнадым. Аның таләпләрен беләм һәм кабат әлеге остаз кул астында эшләвем белән шатмын, – диде Андрей Марков Казанга килгәч.
 
Тәҗрибәле сакчы әйтүенчә, ул әлегә команда белән күнегүләр уздырмаган. Шуңа да тренерның үзеннән тәгаен ни көтүен әйтә алмый.
 
“Мин солдат кебек – кайда әйтәләр, шунда чыгып уйнаячакмын. Биредәге мәйданга ияләнү өчен вакыт кирәк булачак, анысы. Ләкин барыбыз да шундый мәйданда уйнап үстек һәм кыенлык тумаячак. Билалетдинов үзгәргәнме, дисезме? Күбрәк елмая һәм шаярта башлаган”, – диде Марков журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100