news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчыларының өч голы исәпкә алынмады: Казан командасы җиңелде

«Ак Барс» — «Северсталь» матчында Алексей Чупин свитерын арена гөмбәзенә күтәрделәр.

«Ак Барс» хоккейчыларының өч голы исәпкә алынмады: Казан командасы җиңелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Череповец шәһәреннән килгән «Северсталь» командасына җиңелде.

Уен исәбе — 3:4. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бүгенге уен аренаның гөмбәзенә һөҗүмче Алексей Чупин свитерын башка легендар хоккейчылар рәтенә күтәрүдән башланды. Алексей Чупин бозга «Ак Барс» составында 12 ел чыккан һәм Казан командасы өчен 541 уен үткәргән. Аның 18нче санлы свитерын Татарстан Республикасында хоккей үсешенә зур өлеш керткәне өчен күтәрделәр.

Алексей Чупин кыска гына итеп «Ак Барс» клубы җитәкчелегенә, бергә уйнаучы хоккейчыларга, тренерларга, гаиләсенә, тормыш иптәшенә һәм җанатарларга зур рәхмәтен белдерде. Бу вакытта олпат хоккейчының күзләре яшьләнде.

«Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов та берничә ел Алексей Чупин белән бергә Казанда уйнаган.

Бүген «Ак Барс» составында бозга команданың яңа сакчысы Марк Барберио чыкты. Ул Казанга Канададан килде. Шулай ук бүгенге матчта «Ак Барс»ның тренерлар составында командага күптән түгел килеп кушылган Майк Пелиноны күреп була иде.

Беренче период. Бишенче минутта исәп ачылды, алканы «Северсталь» һөҗүмчесе Давид Думбадзе кертте (0:1). Уникенче минутта Егор Морозов «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Бераздан «Ак Барс» капкачысын алмаштырды, Тимур Билалов урынына бозга Игорь Бобков чыкты. Уналтынчы минутта «Ак Барс» гол кертте. Хөкемдарлар алканың ничек керүен видеокабатлау аша карады һәм, һөҗүм итүче уенчы алкасын югары күтәреп уйнавы сәбәпле, алканы исәпкә алмады.

Икенче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий алканы «Северсталь» капкасына кертте (1:2). Дмитрий Кагарлицкий — Череповецкта туган хоккейчы. Ул берничә сезон «Северсталь»дә уйнады һәм аның капитаны да булып торды. Җанатарлар Кагарлицкийның алкасын күптәннән көтә иде, ул соңгы тапкыр 10 октябрь көнне узган уенда керткән иде. Хәзер Дмитрий Кагарлицкийның Континенталь хоккей лигасы матчларында керткән алкалары исәбе 150гә тулды.

Бишенче минутта «Ак Барс» хоккейчылары алканы Череповецк командасы капкасына керткән иде, тик ул да исәпкә алынмады. Җиденче минутта «Северсталь» уенчысы Владислав Кодола гол кертте (1:3). Сигезенче минутта Кирилл Петров исәпне 2:3 итте. Унбишенче минутта «Ак Барс» гол кертте, хөкемдарлар тагын видеокабатлау карарга кереште, бу юлы алар алканы, аяк белән кертелгән дип, исәпкә алмады. Шуннан соң «Северсталь» капкачысы алмашынды: Владислав Подъяпольский урынына Дмитрий Шугаев чыкты. Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер исәпне тигезләштереп куйды (3:3).

Өченче период голларсыз үтте. Өч период тигез исәп белән төгәлләнгәч, командаларга өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның соңгы минутында «Северсталь» һөҗүмчесе Давид Думбадзе гол кертте һәм командасына җиңү китерде (3:4).

«Ак Барс» клубының официаль сайтында хәбәр ителгәнчә, «Ак Барс»ның 2012 елдан бирле Казанда «Северсталь»гә җиңелгәне булмаган.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Дыняк — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Барберио — Юдин;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Адамчук — Лямкин;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Кателевский), Рукавишников.

«Северсталь»

  • Подъяпольский (Шугаев);
  • Морозов — Няттинен — Лишка, Пресс — Хохлов;
  • Вовченко — Кодола — Пилипенко, Тимашов — Хлыстов;
  • Гераськин — Думбадзе — Емец, Макеев — Тихонов;
  • Моисеев — Колмыков — Казаков (Абросимов), Чуркин.

27 декабрь «Ак Барс» Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасы белән көч сынашачак. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100