news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” хоккейчыларына КХЛ чемпионатының алтын медальләре тапшырылды

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ак Барс” хоккей клубын – 2009-2010 елгы сезонның Гагарин Кубогы ияләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кичә узды

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Кичә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ак Барс” хоккей клубын – Континенталь хоккей лигасы һәм Россия чемпионы, 2009-2010 елгы сезонның Гагарин Кубогы ияләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кичә узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, Континенталь хоккей лигасы президенты Александр Медведев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантана кысаларында “Ак Барс” хоккей командасына алтын медальләр һәм Россия чемпионаты Кубогы тапшырылды.
Тантанада катнашучылар һәм кунаклар алдында “Ак Барс” клубы президенты - “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов җавап сүзе белән чыкты.
Соңыннан Татарстан һәм Россиянең иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Моннан алдарак Казан Кремлендә чемпионнарны хөрмәтләү тантанасында “Ак Барс” хоккейчылары һәм клуб әгъзаларына дәүләт бүләкләре, медальләр һәм ТР Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шуннан соң спортчылар Меңьеллык мәйданында җанатарлар белән очрашты һәм аларга Гагарин Кубогын күрсәтте.




autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100