Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Трактор" командасын тар-мар итте
Казан командасының сезонда мондый зур исәп белән җиңү яулаганы юк иде әле.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Чиләбенең “Трактор” командасын отты. “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде – 7:1.
Уенның язмышы беренче периодта ук хәл ителгән иде инде – “Ак Барс” хоккейчылары “Трактор” капкасына бер-бер артлы җавапсыз 6 алка кертте. Исәпне Василий Токранов ачты, аннары чират Станислав Галиев һәм Владимир Ткачевка җитте. Аннан соң сакчылар – Дамир Мусин белән Михаил Сидоров үз сүзен әйтте, ә алтынчы голны 21 яшьлек Никита Язьков кертте.
“Ак Барс” икенче периодта да тынычланмады – чираттагы голны кабат Владимир Ткачев кертте. Ә “Трактор” бердәнбер голны өченче периодта, капкага инде Тимур Билялов чыккач кына кертә алды.
Бүгенге җиңү “Ак Барс”ның сезондагы иң зур исәп аермасы белән уңышка ирешүе булды.
22 октябрьдә Казанга Магнитогорскиның “Металлург” командасы килә.
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Трактор” (Чиләбе) – 7:1 (6:0, 1:0, 0:1).
1:0 Токранов (Ткачёв, 06:12)
2:0 Галиев (Клинкхаммер, Ткачёв, 07:57, күплектә)
3:0 Ткачёв (Клинкхаммер, 09:17)
4:0 Мусин (Секач, Малыхин, 12:01, күплектә)
5:0 Сидоров (Глинкин, Свитов, 16:30)
6:0 Язьков (Малыхин, 16:43)
7:0 Ткачёв (Марков, 24:00) 7:1 Кручинин (50:43)
Капкачылар: Гарипов (Билялов, 40:00) – Демченко (Францоуз, 09:07).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз