Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Сибирь" командасына оттырды
27 гыйнварда Казан командасы чемпионат аутсайдеры – Новокузнецкиның "Металлург" хоккейчыларын кабул итә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть Арена» боз сараенда Новосибирскиның «Сибирь» командасы белән очрашты. Өстәмә билгеләнгән вакытта кунаклар җиңү китергән алка кертә алды – 1:2.
Бүгенге уенда «Ак Барс» командасы капитаны Александр Свитов белән тагын бер һөҗүмче Джастин Азеведо уйнамады. Алдагы матчта «Салават Юлаев» хоккейчысы Томаш Мертлга каршы тупас алымы өчен бер матчка читләштерелгән Свитов урынына капитан вазифасын Михаил Варнаков башкарды. Составта Свитов белән Азеведоны Василий Токранов һәм Вячеслав Солодухин алмаштырды.
Исәпне беренче булып боз хуҗалары ачты – уңышка бүгенге капитан Михаил Варнаков иреште. Матчның өченче периодында Эмиль Гарипов саклаган капкага да алка кертелде – кунаклар күплектә уйнаудан оста файдаланды. Матчның төп вакытында ике команданың да гол кертерлек мөмкинлекләре булса да, исәп үзгәрешсез калды. Ә өстәмә билгеләнгән вакытта «Сибирь» хоккейчылары остарак булып чыкты.
Сүз уңаеннан: «Ак Барс» үз бозында «Сибирь» командасын рәттән 5 уенда отып, 2014 елның мартыннан бирле оттырганы юк иде.
Бүгенге матчтан соң 100 очко туплаган «Ак Барс» командасы Көнчыгыш конференциясендә 3 нче урында бара.
27 гыйнварда «Ак Барс» үз бозында турнир таблицасының иң азаккы баскычында урнашкан һәм плей-оффка эләгү мөмкинлеген күптән инде кулдан ычкындырган «Металлург» (Новокузнецк) командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат.
«Ак Барс» (Казан) – «Сибирь» (Новосибирск) – 1:2 (0:0, 1:0, 0:1, 0:1).
Алкаларны керттеләр: Варнаков (Малыхин, Обухов, 25.14), Игнатович (Бойчак, Наумов, 47.54, күплектә, Миловзоров (Окулов, 64.50).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз