Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Сибирь" командасын отты
Кунаклар капкасына Владимир Ткачев ике алка кертте.
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Казанның “Ак Барс” хоккейчылары чираттагы җиңүен яулады. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре үз бозында Новосибирскиның “Сибирь” командасын отты.
“Татнефть Арена” боз сараенда узган әлеге матч “Ак Барс” файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде. Кунаклар капкасына Владимир Ткачев ике алка кертте.
“Ак Барс” киләсе уенны 4 октябрьдә Казанда “Югра” командасына каршы уздыра. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Сибирь” (Новосибирск) – 3:2 (0:1, 2:1, 1:1).
0:1 Основин (16:06)
1:1 Ткачев (Клинкхаммер, 28:32)
2:1 Ткачев (Клинкхаммер, Сидоров, 32:20)
3:1 Архипов (Лукоянов, 49:20)
3:2 Коньков (Воробьев, Закриссон, 56:45)
Капкачылар: Гарипов – Салак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз