news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Салават Юлаев" командасына оттырды

Көндәш команда капкачысы үз капкасын сезонда өченче тапкыр "коры" калдырды.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Уфаның “Салават Юлаев” командасына оттырды. Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч язмышын кунаклар тарафыннан кертелгән бердәнбер алка хәл итте – 0:1.

Исәп икенче период башында ачылды: гол авторы – Антон Бурдасов. Ахыр чиктә бу уен язмышын хәл иткән бердәнбер гол булып калды.

Уен азагында “Ак Барс” командасының капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырып, туктаусыз һөҗүме дә исәпне тигезләргә булыша алмады.

Уфа командасы капкачысы Бен Скривенс сезонда өченче мәртәбә үз капкасын “коры” калдыра алды. Бүген ул 27 тапкыр капкага сугылган алканы кире кага алды.

Шулай итеп, “Салават Юлаев” бер атна элек үз бозындагы хурлыклы җиңелүе (0:5) өчен үч кайтарды.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге матчта "Ак Барс" һөҗүмчесе Данис Зариповның кабат бозга әйләнеп кайтуын күреп булмады. Хәер, моның шулай буласы бүген иртәдән үк билгеле булды. Әлеге уенга әзерлек уңаеннан уздырылган көндезге күнегүләр вакытында төп составта Данис Зарипов күренмәгән иде. "Зариповка әзерләнергә кирәк әле. Бик яхшы булмаган хәлдә аны уйнатуның мәгънәсе юк. Ул имгәнергә мөмкин. Иң яхшысы – аны әзерләү", – дигән иде бу уңайдан команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

“Ак Барс” әлегә Көнчыгыш конференциядә лидерлыгын югалтмады – Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән команда исәбендә 36 уеннан соң 69 очко бар.

2 декабрьдә “Ак Барс” Казанда “Нефтехимик” командасы белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Салават Юлаев” (Уфа) – 0:1 (0:0, 0:1, 0:0).

0:1 Бурдасов (Беляков, Лисин, 22:15).
Капкачылар: Гарипов – Скривенс. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100