news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Салават Юлаев" командасы белән очраша

Бүгенге уен сериядәге соңгы матч булырга мөмкин.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы Гагарин кубогы өчен көрәшнең Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында бүген бишенче очрашулар уза. "Ак Барс" хоккейчылары "Салават Юлаев" командасы белән "Татнефть Арена" боз сараена көч сынаша. Матч кичке сәгать 7дә башлана.

Бүгенге очрашуда җиңә алса, "Ак Барс" командасы конференциянең ярымфиналына узачак. Сериядәөстен чыгу өчен Казан командасына бер генә җиңү кирәк. Ә Уфа командасына инде ялгышырга ярамый – "Ак Барс"ны рәттән 3 матчта җиңү генә "Салават Юлаев"ка алдагы раундка юл ача.

Ә ул арада Көнбатыш конференциядә ярымфиналда очрашачак парлар ачыкланды инде. Конференция финалына чыгу өчен СКА-"Динамо" (Мәскәү) һәм ЦСКА-"Локомотив" командалары көч сынашачак.

Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/4 финал раунды. Бүген узачак 5 нче матчлар:
 
"Авангард" (Омск) – "Адмирал" (Владивосток)
Сериядә исәп: 2 - 2 (2:1 ОТ, 6:3, 3:4, 2:3)
 
"Трактор" (Чиләбе) – "Барыс" (Астана)
Сериядә исәп: 2 - 2 (2:5, 5:1, 1:3, 2:1 ОТ).
 
"Металлург" (Магнитогорск) – "Куньлунь" (Пекин)
Сериядә исәп: 3 - 1 (4:2, 5:3, 3:2, 1:3).
 
"Ак Барс" (Казан) – "Салават Юлаев" (Уфа)
Сериядә исәп: 3 - 1 (2:1, 2:1, 2:3, 2:1).

news_right_1
news_right_2
news_bot