news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Авангард" командасына оттырды

Казан клубы соңгы 6 уенның бишесендә оттыра.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында буллит сериясендә “Авангард” командасына оттырды. Бу “Ак Барс”ның соңгы алты уенда бишенче тапкыр оттыруы булды.

“Татнефть Арена” боз сараенда узган матч “Авангард” файдасына 4:3 (1:0, 1:2, 1:1, 0:0, 1:0) исәбенә төгәлләнде. Кунаклардан алкаларны Александр Пережогин (5 нче минут), Максим Чудинов (25 нче минут), Илья Михеев (60 нчы минут) кертте. Ә буллит сериясендә җиңү китергән гол авторы – Кирилл Семенов.

“Ак Барс”тан уңышка Альберт Яруллин (28 нче минут), Никита Язьков (32 нче минут) һәм Ярослав Косов (52 нче минут) иреште.

Шунысы игътибарга лаек: буллит сериясе вакытында "Ак Барс" капкасын Тимур Билялов саклады.

22 ноябрьдә “Ак Барс” Уфада “Салават Юлаев” командасы белән көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100