news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Амур" командасын отты

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре сезон башында рәттән өченче җиңүен яулады.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында “Ак Барс” хоккейчылары Казанда Хабаровскиның “Амур” командасын отты. “Татнефть Арена” боз сараендагы матч 2:1 исәбенә төгәлләнде.
 
Уенның беренче ике периодында исәп ачылмады, шулай да истә калырлык мавыктыргыч мизгелләр шактый булды. Шуларның берсе – икенче период азагында “Ак Барс” командасы капитаны Александр Свитовның матч азагына кадәр уеннан куылуы иде. Кагыйдә бозуына карата хөкемдарлар карары белән килешмәгән капитанга карата шундый кырыс карар чыгарылды.
 
Уенга бу ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, әйтүе кыен, әмма исәпне беренче булып хуҗалар ачты. Санаулы секундлар узу белән Эмиль Гарипов саклаган капкага да көтелмәгән алка керде – кунаклар аны үз капкалары ягыннан сугып кертте.
 
Шулай да “Ак Барс” җиңү китергән алка кертә алды – уңышка Федор Малыхин иреште.
 
Сезон башында рәттән өч җиңү яулаган Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 31 августта Тольяттиның “Лада” командасын кабул итә.
 
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Амур” (Хабаровск) – 2:1 (0:0, 0:0, 2:1). Голлар: 1:0 Токранов (Глухов, 48:42), 1:1 Турбин (Метсола, 48:56), 2:1 Малыхин (Марков, Секач, 55:16, күплектә).
Капкачылар: Гарипов – Метсола. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100