news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары өйдә СКА командасын җиңде

Казан командасы Санкт-Петербург хоккейчыларын кабул итеп, буллитлар сериясендә 4:3 исәбе белән өстен чыкты.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Казанлыларга КХЛ чемпионатында тәнәфесне исәпкә алып, Евротурның Мәскәү этабында төгәл ике атна уйнамады. Ә монда турнирның лидеры, иң зур бюджетлы СКА командасы белән очрашу көтте. Бүгенге уен "Ак Барс"ның ике уенчысы өчен үзенчәлекле вакыйга иде - форвард Денис Хлыстов карьерасында ул 900 нче, ә һөҗүмче Дмитрий Обухов өчен 750 нче булды.

Овертаймга кадәр исәп 3:3 булып, бер команда да башка алка кертә алмады. Буллитлар сериясендә уңыш казанлыларга елмайды. Шулай итеп, "Ак Барс" сезонда икенче тапкыр буллитлар буенча СКА командасын җиңде.

29 декабрьдә казанлылар өйдә Череповецның "Северстал"е белән уйнаячак. 45 матчтан соң "Ак Барс" активында 87 очко, "Көнчыгыш" конференциясендә өченче урын.

"Ак Барс" (Казан) – СКА (Санкт-Петербург) – 4:3 Б (2:2, 0:1, 1:0, 0:0, 1:0).

Алка керттеләр: Малыхин (13), Глухов (15), Секач (54) – Дадонов (16), Шипачев (18, 23).

Штраф: 12-10. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100