news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Яшел дерби»да җиңелде

«Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронковны боздан носилкада алып киттеләр.

«Ак Барс» хоккейчылары «Яшел дерби»да җиңелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев»ына җиңелде.

Уен исәбе — 2:4. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларын, ике команданың да киемнәрендә яшел төс булганга, «Яшел дерби» дип атыйлар. 

Бүгенге «Яшел дерби» аренаның гөмбәзенә сакчы Дмитрий Балминның свитерын башка легендар хоккейчылар рәтенә күтәрүдән башланды. Дмитрий Балмин — Казан хоккей мәктәбе шәкерте, ул «Ак Барс»та 755 уен үткәргән. Хәзерге вакытта ул Казанның Югары хоккей лигасының «Барс» командасының тренерлар составына керә.

Уенны карарга «Ак Барс»ның элекке тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән иде.

Беренче период. Унынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Сакари Маннинен гол кертте, голга китергән нәтиҗәле пасны узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган Виктор Тихонов бирде (0:1). Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков исәпне тигезләштерде, ул өченче уен рәттән гол кертә (1:1).

Икенче период. Уникенче минутта «Салават Юлаев» хоккейчысы Тему Хартикайнен гол кертте, әлеге алка да «Ак Барс»ның азчылыгы вакытында керде (1:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» капкасына өченче алка керде, аны да «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда кертте, гол авторы — Александр Кадейкин (1:3). Унҗиденче минутта Уфа командасы уенчысы Пётр Хохряков җилкәсе белән Дмитрий Воронковның башына бәрде. Дмитрий Воронков бозга егылды, аны, носилкага салып, алып киттеләр.

Артём Галимов, командадашын яклап, Пётр Хохряковка ташланды, моның өчен Галимвка ике минутлык штраф бирелде. Пётр Хохряковка зур биш минутлык һәм дисциплинар штраф билгеләнде, ул уен ахырына кадәр бозга чыгу мөмкинлеген югалтты. Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров гол кертте (2:3).

Өченче период. Уенның соңгы минутларында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шул вакытта «Салават Юлаев» хоккейчысы Сакари Маннинен алканы буш капкага кертте (2:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Панюков — Линдхольм — Квартальнов, Адамчук — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов (Булатов), Лямкин.

«Салават Юлаев»

  • Метсола (Шарыченков);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Шмелёв — Кадейкин — Кулёмин, Науменков —  Коледов;
  • Тихонов — Хохряков — Санников, Хафизуллин — Бирюков;
  • Плэтт — Картаев — Башкиров (Алалыкин), Зубарев.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» — «Трактор» матчы 21 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100