news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары яңа следж-хоккей командасы оештырырга хәйрия проектын башлады

Команда капитаны Данис Зарипов балаларга ярдәм күрсәтүләренә сөенгәнен әйтте.

«Ак Барс» хоккейчылары яңа следж-хоккей командасы оештырырга хәйрия проектын башлады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккей командасы яңа хәйрия проектын башлап җибәрә. Алар республикабызда балалар өчен яңа следж-хоккей командасы ачар өчен акча җибәреп торачак. 

Әлеге мәгълүмат «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайтында хәбәр ителде.

  • Следж-хоккей — ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаналы хоккей төре.

«Ак Барс» клубы хәбәр иткәнчә, Татарстанда дүрт меңгә якын бала әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә тели. 

«Ак Барс» хоккейчылары һәр кертелгән алка өчен — 10 мең сум, җиңүдән соң — 20 мең, капкасына бер алка да керттермәгән капкачы — 15 мең, ике алка кертеп, дубль ясаган хоккейчы — 20 мең, өч алка кертеп, хет-трик ясаганы — 30 мең җибәрә. 

Уеннарга сатылган һәр билетның 25 сумын да әлеге проектка юллаячаклар. Бөтен билет та сатылып беткән очракта, җанатарлар билетларыннан җыелган акча суммасын икеләтә арттырачаклар. Шулай ук, хәбәр ителгәнчә, әлеге хәйрия проектына һәр теләгән кеше кушыла ала.

23 ноябрь «Ак Барс» Ригадан килгән «Динамо» командасына каршы уйнады һәм җиңде. Хәйрия проектына акча җибәрү әлеге матч вакытында башланды. «Татнефть Арена»дагы алып баручы һәр голдан соң «Тагын 10 мең җыелды», — дип игълан итеп торды.

Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә команда капитаны Данис Зарипов «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавап бирде.

Әлеге хәйрия проекты тагын да яхшырак уйнарга этәргеч булдымы?

Әйе, медиаүзәк безгә әлеге проектны тәкьдим иткәч, бөтен команда да уңай кабул итте. Без моңа бик шат. Барыбыз да балаларга ярдәм күрсәтүебезгә сөенәбез, — диде Данис Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100