news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары яңа елны җиңүдән башлады һәм команда тренеры рекорд куйды

Матч исәбе — 2:6.

«Ак Барс» хоккейчылары яңа елны җиңүдән башлады һәм команда тренеры рекорд куйды

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын җиңде.

Уен исәбе — 2:6. Матч Новосибирск шәһәренең боз сараенда узды. «Ак Барс» хоккей клубы хәбәр итүенчә, бүген команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов Континенталь хоккей лигасында 800нче матчын үткәрде һәм бу санга барып җиткән бердәнбер тренер булды.

Беренче период. Уенның беренче секундларында ук «Ак Барс» һөҗүмчесе Николай Коваленко исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта «Сибирь» уенчысы Вячеслав Литовченко исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Унберенче минутта Дмитрий Кагарлицкий Казан командасын алга чыгарды (1:2). Унөченче минутта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте (1:3). Унҗиденче минутта «Сибирь» хоккейчысы Антон Шенфельд командасының калышуын киметте (2:3).

Өченче период. Өченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил гол кертте (2:4). Җиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:5). Унҗиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (2:6).

Командалар составы:

«Сибирь»

  • Сятери (Красоткин)
  • Ли — Шор — Литовченко, Йокипакка — Аланов;
  • Шаров — Пьянов — Шенфельд, Кудако — Морозов;
  • Чесалин — Денис Голубев — Лайпон, Алексеев — Чайковски;
  • Коротков — Яковлев — Шашков (Овчинников), Ефремов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Илья Голубев);
  • Фер — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Лямкин — Демерс;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Рукавишников — Адамчук;
  • Лукоянов — Сафонов — Кателевский (Крутов), Журавлёв.

5 гыйнвар «Ак Барс» Хабаровск шәһәрендә «Амур» командасы белән көч сынашачак. Уен 9:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100