Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары «Витязь»ны 4:2 исәбе белән җиңде
Джастин Азеведо «Ак Барс» составында КХЛның бөтен командасына да алка кертте.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә «Витязь»га каршы уенда җиңде. Матч исәбе — 2:4.
Уен сезоны сентябрь аенда башланса да, «Ак Барс» белән «Витязь» өчен бу беренче очрашу булды. Моңа хәтле әлеге ике команда узган сезонда 7 гыйнвар көнне очрашкан иде.
Беренче периодның беренче минутында ук «Витязь» һөҗүмчесе Йоонас Няттинен исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).
Икенче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джастин Азеведо азчылыкта гол кертте. Хәзер Азеведоның «Ак Барс» составында Континенталь хоккей лигасындагы бөтен командага да алка керткәне бар (2:1). Унбишенче минутта, «Витязь» күпчелектә уйнаганда, Александр Евсеенков алка кертте (2:2). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:3).
Өченче период уртасында «Витязь» командасы капитаны Александр Сёмин, Кристиан Хенкельның йөзенә эләгеп, аңа җәрәхәт ясады. Сёмин 5 минутка командасын азчылыкта калдырды һәм матч ахырына хәтле дисциплинар штраф алды. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Патрис Кормье командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:4).
Командалар составы:
«Витязь»:
Ежов (Сапрыкин);
Макеев — Моисеев — Сёмин, Пыленков — Катичев;
Йормакка — Бывальцев — Няттинен, Паутов — Лаюнен;
Гребенщиков — Чернов — Варфоломеев, Шинкевич — Головков;
Ларичев — Петраков — Орлович-Грудков (Колтыгин), Евсеенков.
«Ак Барс»:
Билалов (Мифтахов);
Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Галиев — Воронков — Зарипов, Лямкин — Викстранд;
Э. Галимов — Галузин — Лукоянов, Юдин — Рукавишников;
Фрэттин — А. Галимов — Ли (Марушев), Хенкель.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Риганың «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 1 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз