Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары "Витязь" командасын отты
Казан клубы өч матчка сузылган җиңелүләр сериясеннән котылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында “Витязь” командасын отты.
Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә узган матч “Ак Барс” командасы файдасына 4:1 (2:0, 0:1, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Казан клубыннан голларны Станислав Галиев (1 нче минут), Альберт Яруллин (13 нче минут), Артем Лукоянов (42 нче минут) һәм Иржи Секач (57 нче минут) кертте. Боз хуҗаларыннан Максим Афиногеновның Эмиль Гарипов саклаган капкага керткән алкасы (27 нче минут) бу уенда беренчесе һәм соңгысы булып калды.
Шулай итеп, “Ак Барс” өч матчка сузылган җиңелүләр сериясеннән котылды. Исегезгә төшерәбез, Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре алдагы өч уенда “Амур” (1:3), “Торпедо” (1:2) һәм Минскиның “Динамо” (1:4) командаларына оттырган иде.
“Ак Барс” чираттагы уенын да чит бозда уздыра – 17 ноябрьдә Мәскәүдә ЦСКА белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз