news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Витязь» командасы белән очраша

Мәскәү өлкәсе командасын «Ак Барс»ның элеккеге тренеры җитәкли.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген – 15 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы уенын «Витязь» командасына каршы уздыра.
19.30 сәгатьтә башланачак әлеге матч Мәскәү өлкәсенең Подольск өлкәсендә үтә.

«Ак Барс» командасы «Витязь» хоккейчыларына каршы 29 рәсми матч уздырган: 21 уенда – Казан клубы җиңү яуласа, 7 уенда «Витязь» командасы өстен чыккан, 1 матч тигез исәпкә төгәлләнгән.
Узган сезонда «Ак Барс» үзендә отты (3:2), Подольск бозында оттырды (2:3).

Шунысы да игътибарга лаек: Мәскәү өлкәсе командасын «Ак Барс»ның элеккеге тренеры Валерий Белов җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100