news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасын тар-мар итте

Эмиль Гарипов үз капкасын "коры" калдырды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында “Салават Юлаев” командасын отты. Уфада узган бүгенге матч “Ак Барс” файдасына 5:0 исәбе белән төгәлләнде.

Уенда беренче алканы күрү өчен беренче период азагына кадәр көтәргә туры килде – күплектә калудан оста файдаланып, “Ак Барс” һөҗүмчесе Владимир Ткачев исәпне ачты. Алга китеп булса да әйтик, бу гол Владимир Ткачевның бүгенге матчта соңгы уңышы булмады әле. Аның өченче период башында керткән алкасы исәп аермасын дүрт алкага җиткерергә булышты – 4:0.

Ә аңа кадәр, икенче периодта Алексей Потапов белән Антон Глинкин берәр гол кертә алды. Әлеге уңыш “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Потапов өчен, мәсәлән, тарихи мизгел бүләк итте – ул Казан командасы өчен беренче алкасын кертте. Исегездә булса, Казанның “Ак Барс” хоккей клубы 28 яшьлек һөҗүмче Алексей Потапов белән әле берничә көн элек кенә килешү төзегән иде. "Ак Барс"ка Түбән Новгородның “Торпедо” командасыннан күчкән уенчы Казан командасы өчен икенче уенын гына уздыра.

Уенга ноктаны Казан командасына шулай ук сезон барышында кушылып, бүген “Ак Барс” өчен сигезенче матчын уздырган Ярослав Косов куйды – 5:0.

“Ак Барс” капкачысы Эмиль Гарипов сезонда үз капкасын дүртенче тапкыр “коры” калдырды.

25 ноябрьдә “Ак Барс” үзендә “Барыс” командасын кабул итә.

КХЛ. Даими чемпионат. “Салават Юлаев” (Уфа) – “Ак Барс” (Казан) – 0:5 (0:1, 0:2, 0:2).

0:1 Ткачев (Марков, 18:10, күплектә)
0:2 Потапов (Мусин, Токранов, 25:15, күплектә)
0:3 Глинкин (Мусин, Глухов, 37:06)
0:4 Ткачев (Галиев, 51:34)
0:5 Косов (Ткачев, 57:28).

Капкачылар: Скривенс – Гарипов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100