news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары ЦСКА командасы белән очраша

Казан клубының Мәскәүдә төп вакытта биш ел дәвамында җиңү яулый алганы юк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген – 17 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән уйный.

Көндәшләрнең ил чемпионаты кысаларында 62 мәртәбә очрашканы бар: Казан командасы исәбендә – 36 җиңү булса, ЦСКА 23 мәртәбә уңышка ирешкән, 3 матч тигез исәпкә төгәлләнгән.

Шунысы игътибарга лаек: соңгы вакытта «Ак Барс» хоккейчылары ЦСКА командасына каршы уңышсыз чыгыш ясый. Узган сезондагы ике уен да, мәсәлән, «Ак Барс»ның җиңелүе белән төгәлләнде – 2:4 һәм 1:3. Алай гына да түгел, «Ак Барс» хоккейчылары ЦСКАны Мәскәүдә 2012 елдан бирле төп вакытта җиңә алганы юк.

Бу сезонда 29 матчтан соң 64 очко туплаган ЦСКА хоккейчылары Көнбатыш конференциядә – икенче, 30 уенда 59 очко туплаган «Ак Барс» командасы «көнчыгыш»та беренче урында бара.

ЦСКА – «Ак Барс» матчы 19.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100