Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары Тольяттида «Лада» командасын отты
Казан клубының җиңүләр сериясе 4 матчка җитте.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккейчылар Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Тольяттида «Лада» командасын отты – 3:1.
Шулай итеп, Казан командасының чемпионаттагы җиңүләр сериясе 4 матчка җитте. Ә "Лада" 9 уен рәттән оттыра.
Шунысы да игътибарга лаек: “Ак Барс” составында бүгенге уенда Казанда беренче сезонын уздыручы һөҗүмче Станислав Галиев та гол кертте. Бу аның “Ак Барс” өчен керткән беренче алкасы булды.
Сүз уңаеннан, бу сезонда «Ак Барс» үз бозында «Лада» хоккейчылары белән очрашырга өлгерде инде – 31 августта Казандагы матчта Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 5:2 исәбе белән уңышка иреште.
24 сентябрьдә “Ак Барс” Чиләбедә “Трактор” командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. «Лада» (Тольятти) – «Ак Барс» (Казан) – 1:3 (0:0, 0:2, 1:1)
0:1 Галиев (Клинкхаммер, 26:27)
0:2 Ткачев (Захарчук, 36:17)
1:2 Бочаров (44:20, аз составта)
1:3 Азеведо (45:18).
Капкачылар: Лазушин – Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз