Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть-Арена»да җиңү яулады
«Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров 600нче уенында алка кертте.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасын кабул итте. Казан хоккейчылары 4:1 исәбе белән отты.
Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.
Беренче периодта голлар булмады.
Икенче периодның ахыргы минутында үзенең юбилей уенын үткәрүче Кирилл Петров алка кертте (1:0).
Өченче период. Җиденче минутта «Спартак» һөҗүмчесе Александр Хохлачёв исәпне тигезләштерде (1:1). Унберенче минутта Данис Зарипов гол кертте (2:1). Ундүртенче минутта Никита Дыняк «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе алка кертте (4:1).
Командалар составы:
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Тихонов — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Дыняк — Воронков — Зарипов, Викстранд — Педан;
Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Лямкин — Рукавишников;
Фрэттин — Галузин — Санников (Марушев), Фазылҗанов.
«Спартак»:
Гудачек (Хомченко);
Фёдоров — Ганзл — Никонцев, Вишневский — Виклунд;
Карсумс — Зубов — Даугавиньш, Рылов — Вишневский;
Галимов — Малыхин — Хохлачёв, Кутейкин — Тришин;
Столяров — Юньков — Кокарев, Мусин — Никишин.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 18 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз