Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” хоккейчылары Татарстан Президентына Гагарин Кубогы күчермәсен бүләк итте
Командага ярдәм күрсәтеп торганы өчен, традицион очрашуда "Ак Барс"лар президентка рәхмәт җиткерде.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казан “Ак Барс” Президенты Наил Маганов, баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов һәм команда капитаны Александр Свитов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты җиңүчесе медален тапшырды.
Республика лидеры хоккей клубы базасында кунакта булды, хоккейчыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм яңа сезонда уңышлар теләде. Җавап итеп, аңа Гагарин Кубогының кечерәйтелгән күчермәсен һәм Континенталь хоккей лигасы чемпионаты алтын медален тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов мини-Кубок һәм медальне Кремльдә иң күренә торган урынга куярга вәгъдә бирде. “Безнең кунаклар шундый уңышларга соклансын”, - диде Президент.
- Континенталь хоккей лигасы яңа сезоны беренче матчын “Ак Барс” өйдә үткәрә – беренче сентябрьдә казанлылар “Татнефть-Арена”да Петербург СКАсы белән уйнаячак. Әлеге матч җиңүчесе 2018/2019 ел сезоны ачылышы Кубогы иясе булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз