Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородтагы турнирны җиңүдән башлады
Екатеринбург командасына каршы уенда җиңүче өстәмә билгеләнгән вакытта ачыкланды.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс хоккейчылары Түбән Новгород өлкәсе губернаторы кубогының старт матчында Екатеринбургның "Автомобилист" командасын отты. Җиңүче өстәмә билгеләнгән вакытта ачыкланды – 4:3.
"Ак Барс"тан җиңү китергән алканы Канада һөҗүмчесе Джастин Азеведе кертте. Сезон алды турнирының икенче матчында "Ак Барс" иртәгә боз хуҗалары – Түбән Новгородның "Торпедо" командасы белән очраша. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
– Башлангыч этапта мондый җиңү начар түгел. Шулай да эшләр бар әле, – диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз