Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Түбән Новгородта "Торпедо" командасын отты
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре читтәге уеннар сериясендәге беренче матчта үз капкасын "коры" калдырды.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Түбән Новгородта “Торпедо” командасын тар-мар итте – 5:0. “Ак Барс” 5 голның өчесен күплектә уйнаганда кертте.
Казан командасы матчны беренче период башында ук ике мәртәбә күплектә уйнаганда гол кертүдән башлады. Уңышка Джастин Азеведо белән Василий Токранов иреште. Мондый башлангычны көтмәгән боз хуҗалары тиз арада капкачыны алмаштырырга булды.
Әмма Казан командасы икенче периодта исәп аермасын тагын да арттыра төште: Владимир Ткачев ике алка кертте – 4:0.
Ә өченче период төгәлләнергә санаулы минутлар калып барганда, Ткачев өченче тапкыр уңышка иреште.
Шунысы да игътибарга лаек: Эмиль Гарипов сезонда беренче мәртәбә үз капкасын “коры” калдыра алды.
11 октябрьдә “Ак Барс” Мәскәүдә “Динамо” командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. “Торпедо” (Түбән Новгород) – “Ак Барс” (Казан) – 0:5 (0:2, 0:2, 0:1).
0:1 Азеведо (Токранов, Ткачев, 06:22, күплектә)
0:2 Токранов (Ткачев, Галиев, 07:10, күплектә)
0:3 Ткачев (Галиев, 24:03, күплектә)
0:4 Ткачев (Клинкхаммер, 38:43)
0:5 Ткачёв (Галиев, Азеведо, 59:23)
Капкачылар: Лисутин (Мольков, 07:10-24:03) – Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз