Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы өчен сезон тәмамланды
«Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең гомуми исәбе 4:0.
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда узган «Нефтехимик» — «Ак Барс» сериясенең дүртенче уены Казан командасы файдасына төгәлләнде. Матч исәбе — 0:1. «Ак Барс» — «Нефтехимик» сериясенең гомуми исәбе 4:0.
Плей-офф этабында командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. «Ак Барс» дүрт уенда өстен чыкты, шул исәптән, «Нефтехимик» плей-офф этабыннан төшеп калды. «Ак Барс» өчен плей-оффның чирек финалы башланачак — көндәш команда әлегә билгесез.
Беренче период. Сигезенче минутта Мэтт Уайт «Ак Барс» капкасына алка кертте, ләкин видеокабатлаудан соң ул саналмады (0:0).
Икенче период. Җиденче минутта Станислав Галиев, «Нефтехимик» капкасына алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Әлеге голы белән Станислав Галиев Континенталь Хоккей лигасында 100нче очкосын җыйды.
Өченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Нефтехимик»:
Барулин (Шарыченков);
Уайт — Митчелл — Порядин, Мёрфи — Пайгин;
Энлунд — Берглунд — Хәйруллин, Шәрипҗанов — Брынцев;
Бикмуллин — Куликов — Шиксатдаров, Атюшов — Сергеев;
Хафизов — Шәрифҗанов — Черников (Грошев), Рясенский.
«Ак Барс»:
Билалов (Мифтахов);
Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Галиев — А. Галимов — Фрэттин, Рукавишников — Лямкин
Э. Галимов — Санников — Лукоянов, Викстранд — Педан;
Тихонов — Воронков — Фисенко (Дыняк), Юдин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз