Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Себергә өч матчлы турнега китте
КХЛ Чемпионатының күчмә уеннар сериясендә "барс"лар өч матч үткәрәчәк: Новосибирскида (22 ноябрь), Новокузнецкида (24 ноябрь) һәм Омскида (26 ноябрь).
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Новосибирскига китте. Монда 22 ноябрьдә күчмә уеннар сериясенең “Сибирь” хоккейчыларына каршы беренче матчы узачак, дип хәбәр итә хоккей клубының рәсми сайты.
“Ак Барс” составында турнега капкачылар Галимов, Гарипов һәм Мисбахов, сакчылар Абросимов, Захарчук, Йордан, Мусин, Охтамаа, Пайгин, Сидоров, Токранов, Яруллин һәм Эллиотт, һөҗүмчеләр Азеведо, Варнаков, Глинкин, Обухов, Попов, Свитов, Секач, Ткачев, Чибисов, Лукоянов, Глухов, Жуков, Лазарев һәм Малыхин киткән.
“Ак Барс”ның “Сибирь"гә каршы матчы 22 ноябрьдә 15.30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз